Казан Россия шәһәрләре һәм чит илләр буйлап Универсиада уты эстафетасын оештыра

2013 елгы Уеннар уты эстафетасы яз көне башланып, 6 июльдә, Татарстан башкаласында Бөтендөнья универсиадасы ачылган көнне тәмамланачак 2013 елның язында Бөтендөнья җәйге универсиадасы уты

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 17

2013 елгы Уеннар уты эстафетасы яз көне башланып, 6 июльдә, Татарстан башкаласында Бөтендөнья универсиадасы ачылган көнне тәмамланачак

2013 елның язында Бөтендөнья җәйге универсиадасы уты эстафетасы старт ала. Бүген «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов журналистларга биргән интервьюсында әнә шул хакта хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең FISU флагы эстафетасыннан соң Универсиада уты эстафетасы оештырылачакмы, дигән соравына, Владимир Леонов болай дип җавап бирде: «Без эстафета уты концепциясен эшлибез инде, ул киләсе ел башында игълан ителәчәк. Эстафета 2013 елның язында башланып, 6 июльдә, Татарстан башкаласында Бөтендөнья универсиадасы ачылган көнне 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионында тәмамланачак. FISU флагы, нигездә, Идел буе шәһәрләрен урап чыкса, эстафета уты ерак һәм якын чит ил калаларында, Россиянең барлык зур шәһәрләрендә диярлек «кунак» булачак».

Владимир Леоновның сүзләренә караганда, «бу 2013 елгы Универсиада алдыннан глобаль проект булачак». «Без 2013 елның июлендә Казанда ниләр булачагы хакында тагын бер тапкыр бөтен дөньяның исенә төшерәчәкбез», — дип ассызыклады ул.

Владимир Леонов искәрткәнчә, Ауропа шәһәрләре буйлап FISU флагы эстафетасын оештыру да күздә тотыла. Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәләренең берсендә әнә шундый тәкъдим белән чыкты. «Бүген без әлеге концепцияне җентекләп өйрәнәбез. Проект 2012 елда гамәлгә ашырылыр, мөгаен», — диде «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры.

Владимир Леонов www.makeUreal.kazan2013.com сайтында 2013 елгы Универсиадага волонтерлыкка кандидатлардан онлайн-гаризалар кабул ителүен искәртте. Ике ай эчендә 27 илдән 3,5 меңгә якын кеше Универсиада волонтеры булырга теләк белдергән. Волонтерлыкка кандидатларның иң өлкәненә тиздән 70 яшь тулачак, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе