Рәсәйнең иң олы яшьтәге хатын-кызы хаҗ кылу бәхетенә иреште

Әлеге шаккаткыч хәбәр Сәгуд Гәрабстаныннан килеп җитте. Быел 110 яшьлек Мәдинәт Җәдҗиева хаҗ кылган. Аның документларының «туган вакыты» графасында 1901 ел тора.

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 16

Әлеге шаккаткыч хәбәр Сәгуд Гәрабстаныннан килеп җитте. Быел 110 яшьлек Мәдинәт Җәдҗиева хаҗ кылган. Аның документларының «туган вакыты» графасында 1901 ел тора. Иң өлкән яшьтәге хаҗи булудан бигрәк, ул әле Җир йөзендәге иң олы кешеләрнең берсе дә. Ул ингуш авылы Кантышевта яши.

Рәсәй хаҗ-миссиясендә әйтүләренчә, бу уникаль очрак соңгы уннарча елларда күзәтелмәгән. Соңгы 10 елда Рәсәйдән йөз яшьләреннән арткан бары ике кеше хаҗ кылган. 2010 елда РД районының Орат Хунзахск авылында яшәүче Алипат Шамхалова 103 яшендә изге сәфәрне кылып, күпләрне шаккаттырган иде. Әмма берәүдә 110 яшьлек ханым хаҗ кылыр дип көтмәгәндер.

1987 елда Мәдинәтнең күзләре күрми башлый. Ләкин ул гомер буе исламның биш баганасының берсе булган фарыз гамәлне үти алачагына өметен өзми.

Хаҗга кузгалыр алдыннан ул табибларда тикшеренә. Алар исә булачак хаҗияне сәфәргә кузгалыр дәрәҗәдә сәламәт дип таба. Изге сәфәргә Мәдинәт ханымны оныгы Мөхәммәд озата бара. Ул әбисеннән бер генә адымга да китми, барында да ярдәм итә. Кәгъбәтулланы таваф кылу һәм тагын башка йолаларны Мәдинәт ханым оныгы ярдәме белән арбада үтә. Ингушетия хаҗилары төркеменең җитәкчесе Госман хаҗи әйтүенчә, Мәдинәт Җәдҗиева оныгы хаҗ вакытында үзенең чын мөэмин икәнен исбатлады. Аның үз-үзен тотышы олы яшьтәгеләргә карата мөнәсәбәттә үрнәк булып тора. ИншәАллах, Аллаһ аның сабырлыгыннан, кылган изгелекләреннән риза булыр.

Мәдинәт үзенең төркеме блән җиңел булмаган сәфәр кылды. Алар Махачкаладан Иордания шәһәре Акабага очты, аннан Мәдинәгә чама белән көн ярым вакыт барды.

Олы яшьтә булуына карамастан, Мәдинәт хаҗның бар йолаларын да үтәде һәм хәзер туган җиренә кайтырга әзерләнә. Өенә ул Иордания аша кайтмаячак, чөнки җөмһүрият мөфтие хаҗияне Сәгуд Гәрабстаныннан турыдан-туры рейс белән кайтарырга кушкан, дип хәбәр итә islam.ru.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе