Татарстанда ике ай эчендә суда 204 кеше коткарылган, бишесе һәлак булган

«Татар-информ»нан алынган чыганакларга караганда, бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әнә шундый саннар китерелде «Балыкчыларны куркыныч вакытта бозга кертеп, сез гадәттән

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 16

«Татар-информ»нан алынган чыганакларга караганда, бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әнә шундый саннар китерелде

«Балыкчыларны куркыныч вакытта бозга кертеп, сез гадәттән тыш хәл килеп чыгуга юл куясыз», — диде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов ТР Хөкүмәте йортында узган 2011-2012 елгы кышкы-язгы чорда Татарстанның су объектларында өстәмә иминлек чаралары турындагы киңәшмәдә.

Ел саен елгалар боз белән капланган чорда суда кешеләрнең үлеменә бәйле очраклар кискен арта. Кагыйдә буларак, балыкчылар һәм балалар һәлак була. Судагы бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә ел саен 200 гә якын кеше якты дөнья белән хушлаша.

Быелның октябрь-ноябрь айларында гына да 6 эзләү-коткару операциясе үткәрелгән, 204 кеше коткарылган, 5 се һәлак булган.

Искәртеп узабыз, 13 ноябрьдә «Булгария» теплоходы һәлакәтенә тиң фаҗига кабатланырга мөмкин иде. «Булгария» теплоходында 201 кеше булса, Атабай тирәсендә аерылып киткән бозда 202 балыкчы була. 5 ноябрьдә Казанда ике бала боз астына китеп һәлак булды.

«13 ноябрьдә Куйбышев сусаклагычында боздагы һәлакәт игътибарсыз калмаса да, барлык дәрәҗәдәге вазифаи затлар тарафыннан нинди дә булса чаралар күрелмәде», — дип билгеләп үтте ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин.

Куйбышев, Түбән Кама сусаклагычлары һәм Нократ елгасы яр буе полосалары булган район һәм шәһәр территорияләрендә кышкы һәм җәйге чорда судагы һәлакәтләр, кешеләр үлеменә кагылышлы күңелсез статистика күзәтелә.

«Безнең кешеләрне бозга керүдән тыярга хакыбыз юк, соңгы чиктә бу конституцион хокукларны бозу була. Әмма без кисәтергә, потенциаль куркыныч хакында искәртергә бурычлы. Моның өчен бозга керә торган урыннарга кисәтү аншлаглары куярга, җирле хакимият органнары активы катнашында яр буе зонасына патрульлек итүне оештырырга кирәк», — диде Рафис Хәбибуллин.

Аның сүзләренә караганда, аңлату эшләрен балыкчылар арасында гына түгел, аларның гаилә әгъзалары арасында да үткәрү зарур. «Хокук саклау органнары, мәдәният хезмәткәрләре һәм социаль өлкәдә эшләүчеләрне җәлеп итәргә кирәк. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боларның барысын да координацияләргә әзер», — дип хәбәр итте министр.

«Коткарылган балыкчылар, аеруча телевизор экранында үзләрен герой итеп хис итәргә тиеш түгел. Аларның бу гамәлен халыкның төп өлеше гаепләп чыгарга тиеш. Эзләү-коткару операцияләре вакытында тотылган чыгымнарны судлар аша түләтү тагын да яхшырак булыр иде», — диде Равил Моратов. Билгеле булганча, коткару операциясе вакытында 4 үзйөрешле судно һәм 3 вертолет кулланылган.

Өстәвенә, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары мондый гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуда гаепле кешеләргә карата җаваплылыкны катгыйландырырга тәкъдим итә. Равил Моратов коткарылган балыкчылар белән өстәмә кисәтү чаралары үткәрергә кирәк, дип саный. Бүгенге көндә 202 кешенең бары тик 57 сенең генә исем-фамилияләре билгеле.

Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар белән алып барыла торган профилактика эшенә аерым тукталырга кирәк. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әлеге юнәлештә зур эш башкарыла. Әмма бала ни генә дисәң дә бала булып кала. Биредә дә өлкәннәрнең җаваплылыгы алгы планга чыга. Бозда яки суда уйнаучы балаларга беркем дә битараф калырга тиеш түгел.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе