2011 елның 15 ноябрендә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов имамнар, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм гомуми урта белем бирү мәктәпләрендәге тәрбия сәгатьләрен алып баручы укытучылар катнашындагы җыелышта катнашты.
Үткәрелгән чарада ТР Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, ТҖ МДНнең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Балтач районы башлыгы Марат Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев катнаштылар.
Килгән кунакларны ике катлы мәдрәсәнең проекты белән таныштырдылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән күрсәтмә ачык дәрес үткәрелде, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.