«Кар өстендә Ислам» испанлыларны, инглизләрне, эстонлыларны кызыксындырды

«Кар өстендә Ислам» сериалы проекты Евросоюз илләренең мәдәният вәкилләрендә зур кызыксыну уятты. Кичә аны Евросоюз илләре-әгъзалары Илчелегендә тәкъдим иттеләр,

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 15

«Кар өстендә Ислам» сериалы проекты Евросоюз илләренең мәдәният вәкилләрендә зур кызыксыну уятты. Кичә аны Евросоюз илләре-әгъзалары Илчелегендә тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә KZN.RU хәбәрчесенә фильмның креатив продюсеры Андрей Николаев.

4 серияле документаль фильмда татар исламы хакында сөйләнде. «Кар өстендә Ислам»да бер урында тату гына яшәүче төрле конфессия кешеләре арасындагы мөнәсәбәт тасвирлана. «Безнең өлкә бу планда күрсәткеч һәм мондый тәҗрибәне Рәсәй генә түгел, ә бар дөнья белергә тиеш», — дип саный А. Николаев.

«Татар исламы вәкилләре башка дин кешеләре белән тату яши. Татар исламы — ул Коръән союзы һәм либераль кыйммәтләр, — ди Андрей Николаев, — нәкъ моның хакында тамашачыларга җиткерергә теләдек".

Документаль фильмның алып баручысы Мәскәүдәге «EFE» испан мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Бас Фернандес. Проектны Рәсәй федерациясенең мәдәният Министрлыгы, Рәсәй телеканалы, Ислам мәдәниятын хуплау Фонды һәм Татарстан Илбашы киңәшчесе Минтимер Шәймиев хуплады.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе