Илсур Метшин Казанда “Семицветик” балалар бакчасын ачты

Бу «Бәләкәч» президент программасы кысаларында тапшырылган 6 нчы мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе «Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Казанның Яңа Савин

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 15

Бу «Бәләкәч» президент программасы кысаларында тапшырылган 6 нчы мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Казанның Яңа Савин районында (Нигъматуллин ур., 3а) Татарстан башкаласында президент программасы кысаларында быел тапшырылган 6 нчы мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе ачылды.

Казан мэры Илсур Метшин, Яңа Савин районы башлыгы Тимур Алибаев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин һәм башка рәсми затлар сабыйлар һәм аларның ата-аналарын «Семицветик» 192 нче балалар бакчасы ачылу тантанасы белән котларга килде.

Балалар бакчасы 3 катлы бинада урнашкан, гомуми мәйданы 2370 кв.м. тәшкил итә. Мәктәпкәчә учреждение 120 урынга исәпләнгән, анда барлык шартлар да тудырылган. Казанда «Семицветик» махсус видеокүзәтү системасы урнаштырылган беренче балалар бакчасы, ата-аналар теләсә нинди вакытта Интернет аша үз балаларын күзәтә ала. Илсур Метшин яңа балалар бакчасын карап чыккач, музыка залына узды, анда дәрәҗәле кунаклар өчен музыкаль-спорт тамашасы әзерләнгән инде.

«Бүген Яңа Савин районы һәм бөтен Казан өчен зур бәйрәм, — дип ассызыклады мэр. — Һәр ана өчен үз баласы матур һәм акыллы, ә минем өчен Казанда яшәүче һәр бала матур, акыллы һәм талантлы».

Илсур Метшин сүзләренә караганда, быел Казанда «Бәләкәч» президент программасы кысаларында 23 яңа балалар бакчасы тапшырылачак. Гомумән алганда, әлеге программаны гамәлгә ашыру башкала балалар бакчаларында 4800 яңа урын булдырырга мөмкинлек бирә.

Шәһәр мэры Казанда демографик вәзгыятьнең уңай якка үзгәрүен билгеләп үтте. Узган ел Казанда 2009 ел белән чагыштырганда, 1300 сабыйга күбрәк туган. Ә агымдагы елның 10 аенда узган ел белән чагыштырганда, 1800 гә күбрәк бала дөньяга аваз салган. Илсур Метшин сүзләренә караганда, быел 2300-2400 бала туу көтелә, алар өчен тагын 20 яңа балалар бакчасы төзергә кирәк булачак.

Балаларга бүләккә спорт кирәк-яраклары, йомшак уенчыклар һәм бәйрәм торты өчен сертификат тапшырылды. Аннары дәрәҗәле кунаклар истәлеккә сабыйлар белән фотога төште.

«Семицветик» балалар бакчасы мөдире Лилия Севастьянова журналистларга биргән әңгәмәсендә балаларның адаптация чоры тәмамланды, иртәгә мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе тулы көн режимында эшләячәк дип белдерде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе