Ул гомере буе башыннан энҗе калфагын төшерми, өстеннән бәби итәкле күлмәген салмый, башкалар Европага ияреп, искелек дип чыгарып ташлаганда, милли киемнәребезне горурланып, үзен бик көяз тотып киеп йөри. Әйе, сүз Сара Садыйкова турында бара.
Ел саен Сара апа иҗатын мәңгеләштерү, яшь талантларны барлау уңаеннан төрле бәйгеләр үткәрелеп килә. Башкаланың Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрында узган Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач-2011» дип аталган VI Төбәкара ачык фестиваль-конкурс — шуның бер матур мисалы. Ул Казан шәһәренең 4нче гимназиясе һәм 24нче балалар музыка мәктәбенең уртак тырышлыгы белән дөньяга туган.
Быел фестиваль С.Садыйкованың тууына 105 ел тулуга багышланып, 7-10, 11-14 һәм 15-17 яшьлекләр арасында төркемләп үтте. Бәйгедә Казаннан, Татарстанның 12 районыннан, Чувашиядән, Ульяновск өлкәсе, Мәскәү каласыннан 60лап музыкант һәм җырчы катнашты. Җиңүчеләр өч номинация буенча сайлап алынды: солистлар, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр. Яшьләрнең сәләтен Казан консерваториясе профессорлары Зилә Сөнгатуллина, Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова, шагыйрь Ренат Харис, баянчы Кирам Сатиев кебек дистәләгән шәхесләр бәяләде.
Сәхнәгә чыккан һәркем Сара апага охшарга тырышты. Фотосурәте аша булса да Сара апа үзе дә һәр конкурсантка фатихасын бирде кебек. Сарман егете Айрат Хәйруллинның «Өч батыр» җырын борып-борып моңлы итеп җырлавын, тавыш мөмкинлекләрен жюри «Сара апаны хәтерләтә» дип, уңай бәяләде. Игезәкләр Алсу белән Айрат Куваловлар узган ел өченче урынны алганнар иде. «Быел җиңәргә дип килдек», — диделәр. Фестивальгә алар Чувашия республикасының Шыгырдан мәктәбеннән килгәннәр. Үзләре «биш»ле билгеләренә генә укыйлар, очынып-очынып биюләре, моңлы итеп җырлауларына өстәп, Айрат өздереп гармунда да уйный.
Оештыручылар бәяләвенчә, быелгы фестивальдә тирән мәгънәле, моңлы җырлар күп булды. Әнә, Саба балалар сәнгать мәктәбеннән килгән Райнур Мансуровның җырыннан соң ничек озак алкышладылар! Казан шәһәренең 4нче гимназиясендәге «Энҗе бөртекләре» вокаль ансамбле чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде.
Фестивальнең иң олы җиңүе — гран-приена Ульян каласыннан килгән «Чәк-чәк» төркеме лаек булды. Сембер каласында татар мәдәнияты үзәге эшләп килә. Анда Сара Садыйкова иҗатына мөкиббән яшьләр йөри. Узган ел аларда, Сара Садыйковага багышлап, «Сембер җыры» конкурсы узган. Бүгенге бәйгедә җиңгән «Чәк-чәк» төркемендә җырлаучы Рамил Айфетдинов ул бәйгенең дә җиңүчесе, үзләрендә узган «Татар егете»ндә дә көч сынашкан милли җанлы батыр егет. Әйе, милләтебезнең киләчәге менә шушы яшьләрдә.
Киләчәктә бу малай-кызларга Сара апа иҗатын өлге итеп алып, Татарстан сәхнәләрендә генә түгел, Россия һәм чит илләрдә дә дан-шөһрәт казанырга насыйп булсын. Һәркемнең йөрәгенә чиртеп, халык күңеленә сукмак салып, яшәү җиңел түгел. Шундый дәвамчылары булганда Сара апа бүген дә безнең күңелләрдә илһамланып, канатланып сайраучы моңлы бер сандугач, кебек.
«belem.ru» дан алынды.
Чыганак: http://sabantuy.net