18 ноябрь Г. Камалда «Татар егете-2011» шәһәр бәйгесенең финалы үтәчәк. Биредә татар телендә сөйләшүче, татар милләтенең гореф-гадәтләрен, тарихын, сәнгатен белүче, рухи һәм физик яктан әзерләнгән олы класс егетләре катнаша.
Октябрь аенда узган район турлары нәтиҗәләре буенча, финалга 7 кеше чыкты. Алар:
Таһир Гарифуллин — Авиатөзелеш районы, №14 гимназиянең 10 класс укучысы;
Айрат Каримов — Вахитов районы, №27 гимназиянең 10 класс укучысы;
Нияз Фәткуллин — Киров районы, №152 гимназиянең 11 класс укучысы;
Марсель Гәрәев — Мәскәү районы, Ш. Мәрҗани иемендәге №2 гимназиянең 10 класс укучысы;
Искәндәр Мәннәпов — Яңа-Савинов районы, №155 гимназиянең 10 класс укучысы;
Айдар Ситдиков — Идел буе районы, №18 гимназиянең, 10 класс укучысы;
Нәфис Гаязов — Совет районы, №141 мәктәпнең 11 класс укучысы.
Искә төшерик, 28 октябрьдә егетләр шәһәр спорт турында көч сынашкан иде. Быел, башка еллардан аермалы буларак, физик әзерлеккә татар милләтендә мөһим урын алып торган көрәш тә керде. Монда батыр булып Нәфис Гаязов калды. Ә спорт турында беренчелекне Айрат Кәримов яулады.
10 ноябрь көнне исә егетләр үзләренең белемнәрендә фикерләү сәләтен күрсәтү турында ярышты. Татар милләтенең тарихы, мәдәнияты, сәнгатенә кагылган темаларга сорауларын язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай һәм Г. Исхакый исемнәрендәге премия лауреаты Рабит Батулла бирде. Биредә җиңүче итеп Ш. Мәрҗани исемендәге №2 гимназиянең 10 класс укучысы Марсель Гәрәев сайланды.
Бәйге Казанда яшәүче халыкларның телләрен өйрәнү, үстерү саклау Программасын томышка ашыру максатыннан үткәрелә. Оештыручылары булып, телләрне үстерү һәм Казан башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге, Казан белем бирү идарәсе, А. Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты Сарае санала. Бәйгенең партнеры «Мегафон».
Чараның максаты — катнашучыларга татар халкының мәдәни кыйммәтләрен аңлату, милли үзаңны үстерү, сәләтле балаларны күтәрү, аларга үз талантларын күрсәтергә мөмкинлекләр тудыру.
Финал турының мәртәбәле кунаклары Татарстан дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, фән һәм белем бирү Министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан муниципаль белем бирү Башкарма комитеты вәкилләре, югары уку йортлары ректорлары, деканнары киләчәк, дип хәбәр итә kzn.ru.