Татарстан предприятиеләре “Россия тимер юллары” ихтыяҗы өчен эшләп чыгарылучы продукцияләрен тәкъдим итте

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ ихтыяҗлары өчен продукция эшләп чыгаручы Татарстан Республикасы

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 14

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ ихтыяҗлары өчен продукция эшләп чыгаручы Татарстан Республикасы предприятиеләре күргәзмәсе белән танышты. Биредә кунакларга тимер юл транспортында кулланыла торган, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге инновация үрнәкләрен дә тәкъдим иттеләр.

«Россия тимер юллары» ААҖнең инновацион проектларына багышланган стенд күргәзмә экспозициясенең зур өлешен алып тора. 2013 елга хәл ителергә тиешле төп бурычларның берсе — «Казан» тимер юл вокзалы станциясеннән «Казан» Халыкара аэропортына кадәр интермодаль рейслар оештыру.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән предприятиеләр арасында Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы да бар. Чулман елгасы аша күпер кичүләре өчен зур блоклардан тимер конструкцияләр эшләп чыгаруны заводның казанышлары рәтенә кертергә мөмкин.

Әлмәтнең «Радиоприбор» заводы күргәзмәдә урам, офис һәм фасадларны яктыру өчен энергия саклаучы лампалар тәкъдим иткән. Моннан тыш, завод «Россия тимер юллары» ихтыяҗы өчен күпсанлы продукция эшләп чыгара.

Мәгълүмати технологогияләр өлкәсендәге казанышлар аерым блок рәвешендә тәкъдим ителгән. Мисал өчен, Татарстан Республикасы Җитештерү субконтрактациясе үзәге күргәзмәгә килүчеләрне комплекслы система белән таныштыра. Аның ярдәмендә теләсә кайсы предприятие җитәкчесе яки эшкуар үз проектын аутсорсинг принциплары нигезендә гамәлгә ашыра ала. Үзәкнең төп бурычы — мәгълүмати технологияләр нигезендә җитештерү кооперациясе инфраструктурасын булдыру һәм үстерү.

«Чаллы инвалидлар предприятиесе» күргәзмәдә махсус эш киемнәре үрнәкләре тәкъдим иткән. Бүгенге көндә Автошәһәр инвалидлары күп кенә предприятиеләрне костюмнар һәм жилетлар, шәхси саклану чаралары, төрле учреждениеләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрне кием-салым белән тәэмин итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе