Бүген Казанның Мәскәү 2а урамы адресы буенча урнашкан, Үзәк универмаг янәшәсендәге бинада искиткеч кафе — «Рәйхан» ачылды. Европа ашханәсеннән заманча хәләл кафе үзенең ризыклары белән кунакларын шатландырачак. Пицца һәм япон ашханәсенә өстенлек бирүчеләр дә канәгать калыр. Кафеда пиццерия һәм суши-бар эшли. Биредә күңелеңә теләгән ризыкны сайлау мөмкинлеге бар. Хәләл европа ашханәсе, пиццерия һәм суши-барны үзендә туплаган әлеге кафе үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртып, сыйфатлы ризык ашарга ияләшкән, мөселман һәм башка дин кешелере өчен бик тә кулай урын. Менюны тәҗрибәле пешекчеләр әзерли.
Кафеның эш сәгате иртәнге 9.00 дан төнге 23.00 хәтле. Шунысын да әйтеп китү кирәк, кафе кунакларына машина кую урыны проблема булмаячак.