Бүген Мәскәүдә - Мөселманнар җыены

14 ноябрьдә Русия һәм БДБ илләре дини оешма җитәкчеләре Мәскәүгә олы форумга җыела. Ул очрашу ике көнгә тәгаенләнгән. 15 ноябрь көнне дин

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 14

14 ноябрьдә Русия һәм БДБ илләре дини оешма җитәкчеләре Мәскәүгә олы форумга җыела. Ул очрашу ике көнгә тәгаенләнгән. 15 ноябрь көнне дин әһелләре очрашуларын Түбән Новгородта дәвам итәчәк. Форумнан соң имамнар өчен бер атналык семинар да планлаштырылган.

14-15 ноябрьдәге Мөселманнар форумы берничә вакыйганың юбилеена туры китерелеп уздырыла. Беренчесендә — Берләшкән дәүләтләр берлеге оешуга 20 еллык искә алынса, икенчесендә — Русиянең Мөфтиләр Шурасы да үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә.

Русиядә җиденче тапкыр уздырыла торган Мөселманнар форумының темасы «Русия һәм Ислам дөньясы: БДБ киңлекләрендә модернизация векторы» дип атала. Тикшерелә торган темалар да үзенчәлекле һәм заманча.

14 ноябрьдә форум кысаларында уздырылучы фәнни-гамәли конференциянең темасы «Ислам дөньясындагы үзгәрешләр: революция урынына реформа» дип билгеләнгән. Ә инде аннан соң уздырыла торган түгәрәк өстәлдә катнашучылар «Мәгълүмат киңлекләрендә һәм медиа тартышларында ислам һәм мөселманнар» дигән теманы тикшерәчәк.

Русия Мөфтиләр Шурасының тышкы эшләр департаменты җитәкчесе Рушан хәзрәт Аббясовның әйтүенә караганда, бу форумда Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм БДБ илләренең бүтән баш мөфтиләре катнашачак. Бу илләрдән чыккан күп кенә мөселманнарның Русиядә хезмәт итүләрен искә алып, Русия Мөфтиләр Шурасы һәм әйтеп үтелгән илләр арасында эшчәнлек турында килешүләр дә булыр дип көтелә.

​​«Соңгы вакытларда «Медина» дип аталган газетаның Казахстанда да рус телендә нәшер ителә башлавы шушы эшләрнең бер нәтиҗәсе дип атарга була», - диде Рушан хәзрәт. Гомумән алганда, форумда Калининградтан алып Владивостокка кадәр булган төбәкләрдән имамнар катнашачак.

Форумда исламга кагылышлы фәнни-гамәли темалар тикшереләчәген һәм бик күп төрле танылган галимнәр катнашачак. Алар арасында Оренбург, Казан, Мәскәү, Петербург һәм башка шәһәрләрдән галимнәр булыр дип көтелә.

– Православие чиркәвенең хәрби бүлекләрдә үз кешеләрен куюга карата булган фикерләр форумда тикшереләчәкме? Мөфтиләр Шурасы бу мәсьәләгә ничек карый?

Бу сорауга Рушан хәзрәт болай дип җавап бирде:

– Безгә бу хакта инде төрле төбәкләрдән сораулар килә. Бу сорауны күптән алдыбызда тотабыз. Мәсьәлә тикшереләчәк. Без инде бу тарафтан эшчәнлекне башладык. Саклану министрлыгы белән Мөфтиләр Шурасы арасында бу тема буенча килешү хакында сөйләшүләр дәвам итә.

Рушан хәзрәт Мөфтиләр Шурасының яңача корылып төзелүен, хәзер ул яңа структурада 25 якын яшь, югары белемле белгечләр эшли башлавын да әйтте. Хәзрәт шулай ук: «Татарстандагы Мөселман хатын-кызлары оешмасы тәҗрибәсенә таянып, Русиядә дә шундый ук оешма булдырырга ниятлибез, чөнки бу тормышта хатын-кызларыбыздан күп нәрсә тора. Алар безнең киләчәк буыннарны — балаларыбызны, оныкларыбызны тәрбияләүчеләр дә. Бүгенге көндә хатын-кызларыбызга да ярдәм бик кирәк. Мөселман хатын-кызларын бер оешмага берләштерү көн тәртибендә. Бу форумда да ул тема күтәреләчәк», - диде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе