Deaprinting Officine Grafiche Италия һөнәрчеләре Новара (Пьемонт) дан дөньядагы иң зур Коръәнне эшләгәннәр. Аның биеклеге - 2 метр, ә авырлыгы - 500 килограмм. Зурлыгы буенча гына да түгел, кыйммәте белән дә ул дөньядагы иң кыйммәтле дини китап санала, дип хәбәр итә "Италия по-русски".
Татарстан Илбашына бүләк ителәсе гигант Коръәннең бар битләре дә Шотландия кәгазеннән ясалган. Ә 120 килограммлы тышлыгы кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Чама белән аның бәясе 460 мең долларга тарта.
Мондый тырышлыкны гади китап буларак кына бәяләү мөмкин түгел. Бу «монумент» Татарстандагы «Кол Шәриф» мәчетенең дәрәҗәле урынында урнашачак. Бүләкне алырга Татарстан Илбашы шәхсән үзе бара.