Кичә Карьяла Кубогы кысаларында, «Ак Барс»ның элеккеге баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов җитәкчелегендәге Россиянең җыелма командасы беренче уенда 2 : 1 исәбенә финнарны отуга иреште. Милләттәшебезгә бу җиңү аеруча мөһим иде. Ник дигәндә, аңа хоккей буенча илнең җыелма командасын җитәкләү кебек биниһая зур җаваплылык йөкләнде. Аннары ул күп еллар буена Россия спортчылары белән җитәкчелек кылган баш тренер Вячеслав Быковны алыштырды, лабаса.
Россиялеләрнең капитаны Илья Никулинның сөйләвенә караганда, хоккейчылар бу уенда үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәткәннәр. Дөрес, җиңү җиңел бирелмәгән. Хуҗалар (уеннар Финляндиядә үткәрелә) аларга нык каршылык күрсәткәннәр. Россиялеләр көндәшләрен бары буллитларны оста башкару нәтиҗәсендә генә ота алганнар.
Уенның 13 нче минуты барганда, безнекеләр сан ягыннан өстен булуларыннан файдаланып, көндәшләре капкасына тәүге алканы кертә алдылар. Бу алканың авторы — капитан Никулинның пасыннан нәтиҗәле файдаланган Александр Радулов. Икенче периодта бер як та уңышка ирешмәде. Ә өченче периодта фин Ватанен исәпне тигезли алды. Өстәмә вакытта да исәп үзгәрмәде. Бу уенның язмышын буллитлар хәл итте. Аларны оста башкарган Кузнецов һәм Радулов Россия җыелма командасын алга чыгарды.
Бу җиңү хоккей буенча 2011 елгы дөнья чемпионы булган Финляндия коллективын бирелдерү белән дә зур әһәмияткә ия иде. Ул шулай ук «Ак барс»ның элекке баш тренеры Зиннәтулла Хәйдәр улының бу вазифада тәүге уңышы буларак та безнең өчен кадерле вә куанычлы вакыйга дип кабул ителергә хаклыдыр.
Шулай да бу Кубок кысаларындагы тәүге уенда швециялеләрне 2 : 5 исәбенә бирелдергән чехлар хәзергә беренче урында.
Хаҗип ӘХМӘТША