Әсгать Сәфәров: «2011 ел безнең өчен чын мәгънәсендә ныклыкка сынау булды»

Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров полицейскийларны бүген Россиядә билгеләп үтелүче Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Анда мондый

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 10

Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров полицейскийларны бүген Россиядә билгеләп үтелүче Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Анда мондый юллар бар:

"Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, кадерле ветераннар, коллегалар!

Сезне Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Хәзер безнең бәйрәм шундый исемне йөртә. Хәзердән ул НКВД тарафыннан 1917 елда кабул ителгән «Эшче милиция турында»гы карар белән түгел, ә тулаем алганда Россия эчке эшләр органнарының данлы эшләре, безнең хезмәткәрләрнең батырлыклары белән бәйле.

2011 ел безнең өчен чын мәгънәсендә ныклыкка сынау булды. Без реформалаштыру этабын намус белән уздык, бу процесс әле тәмамланмаган һәм тагын күп кенә мәсьәләләрне хәл итү бурычы тора. Алар арасында эчке эшләр органнарының структур төзелешен төгәлләүгә бәйле мәсьәлә дә бар. Җәмгыять һәм гражданнар белән партнерлык мөнәсәбәтләре системасын булдыру иң мөһимедер, мөгаен.

Без республикада һәрвакытта да заман белән бергә атларга тырыштык, еш кына хәтта аны узып та киттек. Ведомство хисапларының үтә күренмәлелеге, Эчке эшләр министрлыгының җәмгыять өчен ачыклыгы, халык белән ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру эшенә (боларның барысы да «Полиция турында»гы законның нигезенә салынган) без инде күптәннән алындык.

Хәзерге вакытта Россиянең барлык төбәкләрендәге хезмәттәшләребез нәкъ менә Татарстан тәҗрибәсен үзләштерә. Күп кенә төбәкләрдә, хәтта Россия Эчке эшләр министрлыгында да «Татарстан эш стиле» дигән төшенчәнең барлыкка килүен мин безнең эшчәнлеккә иң югары бәяләрнең берсе дип саныйм.

Эчке эшләр органанрына республика җитәкчелеге тарафыннан тиешле игътибар һәм ярдәм күрсәтелмәсә, әлеге уңышларга ирешеп булмас иде. Россиянең башка төбәкләрендә мондый мөнәсәбәтнең мисалларын табуы кыен.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәткәрләрен һәм хөрмәтле ветераннарыбызны тагын бер мәртәбә һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар телим!"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе