Бүген, 9 ноябрь көнне «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды үткән Корбан бәйрәме хөрмәтенә физик кимчелекле кешеләр өчен хәйрия табыны әзерләде. Халыкта мондый табын »Корбан-аш» дип йөртелә.
Әлеге чара зур булмаган концерт рәвешендә үзенә мәдәни өлешне дә ала. Биредәгеләр өчен «Гөлҗамал» ансамбле чыгыш ясаячак. Шулай ук күрмәүче шәкертләр, Тернәкләндерү Үзәгендә укуларда булучылар да үзләренең программаларын әзерләгән.
Моннан соң барлык катнашучыларны да Корбан итләреннән әзерләнгән ризыклар белән сыйлыячаклар. Әмма өстәл калган тәм-томнардан да: камыр ризыклары, җиләк-җимеш, салатлар һәм башка тәгамнәрдән сыгылып тора.
Корбан ашына 200 дән артык физик кимчелекле җыелган.