Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык булуы хакында кисәтә

Урыны белән кар, буран, юлларда бозлавык, кар көртләре Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, 9 ноябрьдә ТР буенча температура 4-9 градус салкын тәшкил итәчәк, Казанда температура — 5-7 градус.

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 09

Урыны белән кар, буран, юлларда бозлавык, кар көртләре

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, 9 ноябрьдә ТР буенча температура 4-9 градус салкын тәшкил итәчәк, Казанда температура — 5-7 градус.

Иртәгә көндез 3-5 градус салкын, ә республика буенча 2-7 градус салкын булуы көтелә. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында җылырак, ә төньяк-көнчыгышта салкын булачак.

Төнлә һәм 9 ноябрьдә көндез Татарстан Республикасы буенча кар, буран, көньяк-көнбатыштан 15-16 м/с тизлектәге җил көтелә. Урыны белән кар явуы, буран, юлларда бозлавык, кар көртләре көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Татарстанда 10 ноябрьгә каршы төндә болытлы һава. Төнлә температура 5-10 градус салкын тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе