Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2011 елның 5 ноябрендә Яшел Үзәннең Тынычлык бистәсендә ике манаралы ике каттан торган мәчет ачылды. Бу мәчет нәкъ 10 ел да 1 ай төзелде. Соңгы 30 елда районда рәсми рәвештә ачылган бу мәчет беренчелекне били. Әлеге бина төзелешендә актив рәвештә район идарәсе вәкиле һәм шулай ук Тәймус хәзрәт Садыйков катнашты. Мәчетнең имам-хатыйбы булып Абдульхаким хәзрәт Сәфәрханов торачак.
Чарада Яшел Үзән районы башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гарифуллин, республиканың Үзәк төбәк казые Сөләйман хәзрәт Зарипов, Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты. Алар биредәгеләрне истәлекле вакыйга һәм Корбан бәйрәме белән тәбрик итте.
Рәсми рәвештә ачылудан соң барлык кунаклар да пылаудан авыз итте.