Балаларыгызны җәядән атарга, атта йөрергә, суда йөзәргә өйрәтегез. Хәдис
Казанда мөселман яшьләре арасында Идел буе районының 136 нчы мәктәбе спорт залында спорт — интеллектуаль ярыш булып узды. Бу ярышның мәгънәсе өч төрдән гыйбарәт: баскетбол, кул көрәштерү, физик тәрбия һәм ислам темасына караган теоретик сораулар. Беренче мәртәбә уздырылган әлеге чарада алты команда катнашты. «Әниләр», «Мәрҗани» мәчетләре, Казан Ислам көллияте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Россия Ислам университеты, «Ак өмет» пансионаты шәкертләре зур активлык күрсәтте. Россия Ислам универститеты командасы баскетбол ярышында чемпион калды. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә һәм «Мәрҗани» мәчете командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Физик тәрбиягә кагылышлы сораулар буенча «Мәрҗани» мәчете командасы — беренче, Казан ислам көллияте — икенче, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерләре өченче урынны яулады. Россия Ислам универститеты шәкертләре спортның кул көрәштерү төрендә җиңүче дип табылды, Казан Ислам көллияте шәкертләре — икенче, «Мәрҗани» мәчете командасы өченче урынга лаек булды.
Октябрьнең соңгы көнендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җиңел атлетика ярышларын (ядрә этәрү, биеклеккә сикерү, мең метрга йөгерү) оештырды. 1000 метрга йөгерүдә Кабан арты мәчетеннән Айдар Сабировка тиңнәр булмады, «Ак өмет» пансионаты шәкерте Абдулла Шиһабиев — икенче, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерте Алмаз Мифтахов өченче урынны алды.
Биеклеккә сикерү буенча Казан ислам көллиятенннән Равил Гатауллин беренче урынны алды. Россия Ислам университеты шәкерте Галимҗан Аллавадинов -икенче, Казан ислам көллиятенннән Али Рамазанов өченче урынны яулады. Ядрә этәрүдә Казан Ислам көллиятенең өченче курс шәкерте Гомәр Гамадаев чемпион калды, Россия Ислам университетыннан Марат Сәйфуллин һәм "Мәрҗани" мәчетеннән Фәдис Мәгъзанов икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Җиңүчеләргә Диния нәзарәте әзерләгән истәлекле бүләкләр, кубоклар, грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Рафаэль МИФТАХОВ,
мөгаллим, ярышларны
оештыручы