«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга карганда, аны 11 ноябрь көнне куллануга тапшырачаклар
«Бәләкәч» республика программасын тормышка ашыру кысаларында Баулы шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешендә яңа балалар бакчасы төзеп тапшырылган, дип хәбәр итә «Слава труду» газетасы.
Яңа балалар бакчасы 240 урынга исәпләнгән. Шулай ук шәһәрдә сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннары өчен дә Зиновьев урамында яңа торак йорт төзелгән. Әлеге объектларны 11 ноябрь көнне куллануга тапшырачаклар.