Бәйге ике этаптан торачак. Оештыручылары булып, Бөтендөнья Ислам Лигасының хафизлар әзерләү ярдәме белән РИУның Коръән хафизлар әзерләү Үзәге, шулай ук Кувейт дәүләте ислам фәннәренең иҗтимагый оешмасы һәм «Коръән» нуры хәйрия фонды тора.
Беренче сайланма тур 24 ноябрьдә РИУы бинасында үтәчәк. Төп тур 25 ноябрьдә Павлюхина урамы, 73 йорт адресы буенча урнашкан, Г. Тукай исемендәге Филормониянең Концертлар залында узачак.
Бәйгедә катнашыр өчен Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенең төрле яшьтәге ир-атлары чакырыла. Бәйгедә катнашучылар үзләренең милли киемнәрендә булырга тиеш. Һәрбер катнашучы ил, Рәсәй төбәге номинациягә икедән дә күп булмаган кешене юнәлтә ала.
Беренче номинация өчен таләпләр — Коръән Кәримне тәҗвид белән дөрес итеп укый белү, икенче номинациядә исә бәйгедә катнашучы Изге Коръән текстын тәҗвид кагыйдәләре белән тулысынча яттан белергә тиеш.
Бәйгедә катнашучыларга (шулай ук катнашучы балаларны озата килүчеләргә) яшәү, ашау, бәйгегә бару юлының хакы түләнәчәк. Шулай ук мәдәни-агарту программасы һәм Казан Кремленең Кол Шәриф мәчетенә бару каралган.
Бәйгенең җиңүчеләре кыйммәтле һәм акчалата бүләкләүгә лаек булачак. Моннан тыш, һәрбер катнашучыга күңел күтәргеч бүләкләр өләшеләчәк..
Гаризалар 2011 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә. Язуда бәйгедә катнашу өчен паспорт буенча төгәл белешмә, контакт телефон, үтәгән вазифа һәм эш яки уку урыны күрсәтелү мөһим. Катнашучыларны язу:
420049, Татарстан җөмһүрияте, Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 йорт, Рәсәй Ислам университет адресы буенча булачак.
Белешмәләр өчен тел./факс: (843) 2-77-55-26, 2-77-55-36
Эл. почта: kazan.koran@hotmail.com.
дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.