Үткән атнаның пәнҗешәмбесеннән шимбәсенә кадәр РИУ да КФУ һәм Риу оештырган ислам тарихы һәм мәдәнияты өлкәсендә хәзерлек дәрәҗәсен үстерүнең беренче модуле үтте, дип хәбәр итә «еТатар«ның махсус хәбәрчесе. Лектор буларак танылган ислам белгече, Рәсәй дәүләт гуманитар университеты доценты Игорь Алексеев чыгыш ясады. Ул «Заманча ислам хәрәкәтләре» дигән темага лекция укыды.
Әлеге чыгыш галимнәрдә, укытучыларда, студентларда кызыксыну тудырды. Тыңлаучылар арасында КФУ укытучылары, Татарстан Фәннәр Академиясенең тарих Институты тикшерүчеләре, Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм башкалар да бар иде.
Курсларда катнашучыларның күпчелеге фикеренчә, Алексеев лекцияләренең кыйммәте аның киң гыйлемгә һәм фактологик материалларга ия булуында гына түгел, ә анализлап, мантыйкка таянып аңлата белүендә. Фәннәр Академиясе тарих Институтының философия фәннәре кандидаты Ләйлә Алмазова: «Мин инде ун елдан артык исламда «реформаторлык» һәм җәдитчелек темалары өстендә эшлим. Шуңа да карамастан, бу курстан бик күп яңалыклар һәм көтмәгән хәбәрләр ишеттем».
Исламовед.ру хәбәр итүенчә, хәзерлек дәрәҗәсен үстерү курсларында 7 модуль каралган:
Модуль 1. Заманча мөселман хәрәкәте (Рәсәй дәүләт гуманитар университеты доценты Игорь Алексеев, Мәскәү). Үткәрелү вакыты: 2011 елның 3-5 ноябре.
Модуль 2. Идел-Урал төбәгендә ислам тарихы (КФУның һәм Татарстан Фәннәр Академиясе белгечләре, Казан). Үткәрелү вакыты: 2011 елның 7-9 ноябре.
Модуль 3. Гарәп илләренең сәяси-икътисади географиясе (Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессоры Марина Сапронова). Үткәрелү вакыты: 2011 елның 10-12 ноябре.
Модуль 4. Мөхәммәд пәйгамбәрның тормышы турында классик мөселман чыганаклары (Көнчыгыш фәннәре институты Рәсәй Фәннәр Академиясенең әйдәүче фәнни хезмәткәр, профессор Тәүфыйкъ Ибраһим). Үткәрелү вакыты: 2011 елның 24-26 ноябре.
Модуль 5. Гарәп филологиясенә кереш (Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Азия һәм Африка илләре институты профессоры Дмитрий Фролов). Үткәрелү вакыты: 2011 елның 28-30 ноябре.
Модуль 6. Коръәнне шәрехләү (Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Азия һәм Африка илләре институты профессоры Дмитрий Фролов). Үткәрелү вакыты: 2011 елның 1-3 декабре.
Модуль 7. Исламга кереш (Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Азия һәм Африка илләре институты профессоры Светлана Кириллина). Үткәрелү вакыты: 2011 елның 5-7 декабре.