ТР Президенты Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннарын өй туйлары белән тәбрик итте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Апас районына сәфәр кыла. Эш сәфәре кысаларында Татарстан башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына атап

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 04

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Апас районына сәфәр кыла. Эш сәфәре кысаларында Татарстан башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына атап төзелгән торак йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Барлыгы 18 ветеран өй туйларын билгеләп үтә.

«Бүген искиткеч көн. Сез бу фатирларны бик озак көттегез», — диде Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада һәм барысын да өй туйлары белән котлады. Татарстан Президенты искәртеп узганча, республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа алга таба да дәвам итәчәк, дип ассызыклады Президент.

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Елена Волковада кунакта булды, аны өй туе белән котлап, телевизор бүләк итте. Елена Дмитриевна сугыш вакытында «Комсомол» күмәк хуҗалыгында эшләгән. Ул 1949 елда совет-япон сугышында катнашкан Георгий Волковка кияүгә чыга. Алар икесе дә күмәк хуҗалыкта эшли, 5 бала тәрбияләп үстерә. Бүген Елена Волкова барлык уңайлыклары булган яңа фатирга күченүенә шатланып бетә алмый.

Өч катлы 18 фатирлы йорт яңа торак комплексында урнашкан. Йорттагы фатирларның 15 е — бер, 3 се — ике бүлмәле. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшырту программасы кысаларында төзелгән.

ТР Президентын Апас районына эш сәфәрендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, район башлыгы Рәшит Заһидуллин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде, дип хәбәр итә «Татар-информ»ның матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе