«Хәләл» стандарты Комитеты экспертлары фабрикада булып, ашамлык составының кушылмаларын җентекләп тикшергәннән соң, компаниягә ашамлыкның «Хәләл» стандартларга туры килгәнен раслый торган Комитет Шәһадәтнамәсе тапшырды.
«Зәй крекеры» ачык акционерлык җәмгыяте кондитер ризык әзерләү һәм һәрдаим җитештерүдә булып, үсешкә ирешүе белән алдынгылардан санала.
Германия, Италия технологияләре белән берлектә табигый һәм югары сыйфатлы, консервантлар, буягыч матдәләр, ясалма кушылмалар өстәлмәгән үзенчәлекле рецептлар уйлап табыла.
Оешмада камыр һәм шикәр әйберләре, шулай ук шоколад конфет әзерләү буенча (алар арасында аеруча да популяры «Кош сөте» конфеты) ике цех эшли. Җитештерелгән продукциянең югары сыйфатлы һәм үзенчәлекле тәмгә ия булган 200 дән артык төре бар.