Киевтәге каршылык чараларында олы яшьтәге кешеләр дә катнаша.
Киевтә, Югары Рада янында каршылык чарасында катнашкан кешеләр ике метрлы тимер киртәне аударды. Халык парламент бинасына бәреп керергә җыенганда, аларны милиция хезмәткәрләре туктатты.
Хәбәрчебезнең әйтүенә караганда, мәйданда тәртип саклаучыларның саны демонстрантларга караганда өч тапкыр күбрәк булган.
Кичә Киев үзәгендә Чернобыль атом электр станциясе фаҗигасын бетерүдә катнашучылар җыелды. Алар хакимиятләрнең ташламаларны бетерү турындагы канунына каршы чыгуын белдереп, Украина Югары Радасын таратуны таләп итте дип хәбәр итте "Азатлык.орг".