Анда 600 дән артык кеше хокук һәм җәмәгать тәртибе сагында торачак.
3 ноябрьда республика башкаласының Үзәк стадионында футбол буенча Евролиганың төркем этабы була. «Рубин» (Казан, Россия) белән «Тоттенхэм Хотспур» (Лондон, Англия) командалары арасындагы матч барышында хокук һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә Татарстан полициясенең, Казан хосусый сакчылык предприятиеләренең һәм РФ ЭЭМның Эчке гаскәрләре хәрбиләренең барлыгы 600 дән артык кешесе җәлеп ителәчәк.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау һәм башкарма хакимият органнары белән багланышлар идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Илфар Хәлимуллин министрлыкта брифингта шундый белешмә бирде. Быел шундый чаралар вакытында футбол җанатарлары арасында 95 тапкыр хокук бозу очрагы теркәлгән, шуларның 23е «Рубин» клубыныкы булса, 72се — кунак командаларыныкы. Футбол кебек үк, хоккей матчларында да шактый хәтәр мизгелләр була, ЭЭМның игътибары туплы хоккей буенча Континенталь хоккей лигасы матчларында хокук тәртибен саклауга да юнәлтелгән, ди ул. Быел, мәсәлән, Казанда 40 матч булып, хәрби частьтән 120 мундирлы, 100ләп полицейский, 60 хосусый сакчылык предприятиесе вәкиле сакта торган һәм нинди дә булса тәртип бозуга юл куймаган дип хәбәр итте "Татар-информ".