2 ноябрь кичендә сәгать 17:20 дә РИУда шәкертләр арасында фикер алышу буенча Хатын-кызлар берләшмәсе ярышы узды.
Монда кызыклы бер сорау каралды: 20яшькә хәтле кияүгә чыгаргамы, әллә 20 дән соңмы?
Биредә фикер алышуларның мәгънәсе хакыйкатьне табу түгел, чөнки мөселман галимнәренең бу сорауларга җаваплары бар инде. Максаты: РИУ студентларының сөйләм сәләтләрен үстерү иде.
Чара күңелле генә башланып китте. Алты кыз ике төркемгә бүленеп, үзләренең фикерләрен дәлилләп чыгыш ясады. 20 дән соң кияүгә чыгу яхшырак, дип санаучы команданың исеме «Караш», ә 20 гә хәтле диючеләр командасының исеме «Кыйммәтле таш» иде.
Жюри вәкилләре һәм тамашачылар тарафыннан кызларның үз фикерләрен дәлилләп аңлата белүләре бәяләнде.
20 дән соң диючеләр: «Күпләр бик яшьли кияүгә чыгып ялгыша. Алар еш кына гаилә коруның максатын аңлап бетерә алмый. Дөньяга «ал күзлек»тән карап, хыяллар белән генә яшәүләре аларга комачау итәргә мөмкин», — дип уйлый. «Шуңа да азрак тәҗрибә туплап, дини һәм дөньяви гыйлем алганнан соң, никах турында уйларга кирәк. Бу исә булачак ана кеше өчен дә мөһим. Баласын тәрбияләгәндә дә үзенә җиңелрәк булачак», — диде.
«Кыйммәтле таш» дип исемләнгән каршы як төркем әһелләренең фикерләре түбәндәгечә: «Яшь шәхесне тәрбияләү ир кешенең үзе өчен дә яхшырак. Яшь, чибәр вакытта гаилә корганнарның 20дән соң, балалары булгач та белем алырга вакытлары җитәрлек була. Монда бернинди дә киртәләр юк. Хатын-кыз пешерә, җыештыра белә икән, аны кияүгә бирергә дә мөмкин. Яшь организм нәселне дәвам итүдә яхшырак булуын да исәптә тотарга кирәк».
Соңгы 4 раундта исә нәтиҗә ясалды. Жюри вәкилләре: проректор Марат Гыйльманов, гарәп теле укытучысы Айгөл Антонова, өлкән укытучы Омри Акила бертавыштан «Караш» командасы кызларына тавыш бирде. Тамашачылар тарафыннан 6 тавыш - «Кыйммәтле таш» командасына, 9 тавыш «Караш» командасына бирелде.
Искә төшерү мәслихәт: монда 20 дән соң кияүгә чыгу дөрес яки 20 хәтле чыгу кирәк, дигән сорауга җавап эзләнмәде, тавыш бирүчеләр дә үзләренең шәхси фикерләреннән чыгып нәтиҗә ясамады. Төп максат: кызларның аңлаешлы итеп, дәлилләргә таянып, чыгыш ясый белүләре иде.
Әлеге чара хакында тулырак мәгълүматне сайтның «Мөслимәләр» сәхифәсендә укырга була.
Айсылу ЮЛДАШЕВА