Яндекста хәбәр ителгәнчә, үзенең дус кызы Мая Соловьева белән берлектә шәһәрнең көнбатыш өлешендә гомерен өзәргә теләгән 18 яшьлек Маргарита Уткина, табиблар әйтүенчә, аек хәлдә булмаган. Бәлки бу сәбәп аркасында исән калгандыр, дип саный алар.
Мәскәү тикшерүчеләре ике кызның үз-үзләренә кул салырга маташуларын тикшерү эшләре белән мәшгуль, дип хәбәр итә башкаланың Тикшерү комитеты идарәсе. 18 яшьлек студент кызлар 14 каттан сикергән. Берсе шунда ук үлгән, ә икенчесе реанимациядә.
Мәскәү тикшерүчеләре кызларның мондый гамәл кылуларының сәбәпләрен эзли. Әлеге хәл чәршәмбегә каршы төндә булган дигән хәбәр бар.