Татарстан күләмендә яшьләрнең җыелу урынында үткән «Ачык ишекләр көне»ндә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең әлеге сүзләре белән мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдъгәмов үзенең чыгышын башлады. Чара 2011 елның 1 ноябрендә Татарстанда Хәрби комиссариат башлап җибәрүе белән узды. Үзенең чыгышында Габдулла хәзрәт бүгенге яшьләрдә ватанпарвәрлекне тәрбияләүнең мөһимлеге турында әйтте һәм яшьләргә хәрби хезмәтләрендә уңышлар теләде. Журналистлар белән үткәрелгән брифингтан соң, Татарстанның хәрби комиссары генерал-майор С. Н. Погодин катнашында очрашуда булучылар уку класслары, йокы бүлмәләре белән танышты, яңа чакырылучыларга банк карталары, кесә телефоннары бирүнең шаһитләре булды. Чарада шулай ук башка конфессия һәм иҗтимагый оешма вәкилләре дә катнашты, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.