Анда Казаннан да докладчы катнашачак
Мәскәүдә татар җәмгыятенең сыеныр, милләттәшләрнең җыелыр урыны булган Асадуллаев йортында (Кече Татар тыкрыгы, 8) 19 ноябрь көнне 16.00 сәгатьтә «Россия Федерациясенең Европа өлешендә татарлар эзе» дигән темага «түгәрәк өстәл» утырышы булачак.
Мәскәүдәге татар оешмаларынынң берсеннән алынган белешмәдә әйтелгәнчә, әлеге җитди темага Казаннан да вәкилләр чакырулы, кызыклы чыгышлар булачак. Шулай ук милли хәрәкәттә актив катнашкан юбилярларга хөрмәт күрсәтү ниятләнә. «Түгәрәк өстәл» сөйләшүенә керү — ирекле, дип хбәр итә «Татар-информ».