Бар мөселманнар өчен изге бәйрәм булган Корбан гаете көннәре якынлаша. Билгеле булганча, быел Корбан гаете 6 ноябрьгә туры килә. Мөселманнарның күпчелеге изге йоланы үтәр өчен туган авылларына кайта. Изге ниятләре булучыларга исә шәһәребездә дә корбанлыкларын әзерләр өчен уңайлы шартлар булдырылган. Шундый урыннарның берсе - шәһәребезнең Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчете. Бирегә сарыклар Дагыстаннан кайтарыла. Корбанлыкларны мөрәҗәгать итүчеләргә мәчеттә үк суеп, тунап, әзерләп бирәләр.Теләкләре булучылар йә турыдан-туры «Сөләйман» мәчетенә килә яисә Илдар хәзрәткә шылтырата ала. Белешмә өчен телефон: 258-04-47.