Арчада “Бәләкәч” ишекләрен ачты

Бүген Арча шәһәренең Шәрык бистәсендә 4 нче номерлы яңа балалар бакчасы ишекләрен ачты. Нәниләрне «өй туйлары»- яңа бакчалы булулары белән котларга бирегә ТР

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 01

Бүген Арча шәһәренең Шәрык бистәсендә 4 нче номерлы яңа балалар бакчасы ишекләрен ачты. Нәниләрне «өй туйлары»- яңа бакчалы булулары белән котларга бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Нәзиров килгән иде.

«Бәләкәч» республика программасы нигезендә 8 ай эчендә сафка баскан бу бакча үзе дә «Бәләкәч» исемен йөртә. Ике катлы мәһабәт бина 140 бала урынына исәпләнгән. Чын мәгънәсендә балаларның үсеш үзәге булган бу бакча алты төркемгә исәпләнгән. Нәниләрне бар яктан конкурентлы шәхес буларак тәрбияләү өчен биредә барлык шартлар тудырылган. «Туганнан алып мәктәпкә кадәр» дигән төп мәктәпкәчә программадан тыш, биредә балаларга инглиз, татар телләрен, нәфис-эстетик цикл предметларыннан, индивидуаль вокалдан дәресләр бирелә.

Моңа өстәмә рәвештә инглиз теле, шахмат, мәктәпкә әзерләү, спорт һәм савыктыру гимнастикасы буенча түгәрәкләр оештырылган. Логопед белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлек бар.

«Бүген заманы шундый: балаларыбызны бакчадан ук конкурентлы итеп тәрбияләргә тиешбез. Алар бакчадан укырга, санарга, язарга, музыка белән шөгыльләнергә өйрәнеп чыгарга тиеш. Шуңа күрә нәниләрне яхшы шартларда тәрбияләргә тиешбез», — дип ассызыклады Президент. Республика башлыгы шушы нәниләрнең лаеклы кешеләр булып үсеп, аларның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын, дигән теләктә калды. Рөстәм Миңнеханов нәниләргә бүләккә интерактив комплекс алып килгән иде.

Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Нәзиров сүзләренә караганда, әти-әниләр бу балалар бакчасының төзелеп бетүен зарыгып көтеп алган. Башлык әти-әниләр, район халкы исеменнән хыялны тормышка ашырырга ярдәм иткән республика башлыгына аерым рәхмәт җиткерде. «Балаларыбыз сәламәт, тәртипле булып үсеп, район, республиканың лаеклы гражданнары булсыннар», -ди Алмас Нәзиров.

Шәрык бистәсе Арчаның балалар бакчасына ихтыяҗ кичергән бердәнбер урыны түгел. Бүген район активының ТР Президенты белән очрашуы вакытында Арча үзәгендә һәм шәһәрнең Көнбатыш микрорайонында да балалар бакчасы кирәклеге җиткерелде. Илбашы уңай чишелеш табарга ышандырды, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе