6 ноябрь көнне мөселман дөньясы үзенең Корбан гаетен бәйрәм итәчәк. Чаллыда да әлеге чарага әзерлек эшләре бара. Шәһәрдә корбан чалыр өчен махсус урын әзерләнгән.
Бу хакта автомобильләр төзү шәһәре җитәкчесе Васил Шәйхразиев хәбәр итте.
«Быел Чаллы мөхтәсибәте белән килешеп, мөселманнар өчен корбан чалу урыны махсус билгеләнгән җирдә, ягъни Сидоровка бистәсендәге ит комбинаты янәшәсендә булачак,» — диде җитәкче.
Ул Комсомол районы җитәкчесенә һәм әлеге хезмәткә тиешле җитәкчеләргә корбан чалыр өчен урын әзерләп, бәйрәм төгәлләнгәч тә яхшылап җыештырып чыгару эшен йөкләде, дип хәбәр итә Nabchelny.ru.