Кече Бакырчы — Татарстан Республикасының Апас районындагы авыл. Аның 32 генә йорты булса да (кыш көне торак йортлар саны 20-гә кала диләр) иманы бик көчле һәм эзлекле икән әле. Моны бу авыл кешеләре һәм шул авылдан чыккан эшмәкәр егетләр авылга бер дигән мәхәббәт иман йорты җиткереп расладылар. Узган шимбәдә монда мәчет ачылу тантанасы булды. Мәртәбәле вакыйгада Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры, Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте гомуми бүлеге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһанша һәм Апас муниципаль район башлыгы Рәшит Заһидуллин катнашты.
Изге эшне агалы-энеле Рамил һәм Радик Сибгатуллиннар башкарып чыккан. Һәрбер мөселман авылында мәчет булырга тиеш дип уйлый егетләр. Чөнки мәчет нур чәчеп, авыл халкын иманга дәшеп, тәртипкә өндәп тора. Әтиләре — Сибгатуллин Фәтхелислам, егетләр дә шушы Кече Бакырчы авылында туган. Аларга, хәзер монда тормасалар да, бу авыл бик якын, Ураза һәм Корбан гаетләренә дә монда кайтып йөриләр. Бер кайтуларында, авылдашлар белән җыелып намаз укырга аерым урын юклыктан, бергәләп киңәшкәннәр дә тә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ризалыгы өчен һәм җомга намазларына, дини бәйрәмнәребезгә җыелырга уңайлы урын булсын дип — мәчет салу эшен башлап җибәрергә булганнар. Авырлыклар булды, әлбәттә, ди тырыш егетләр. Ләкин ил тотынса тау күчерер диләр бит. Безгә дә бу изге эштә булышучы кешеләр күп булды диләр алар. «Шушы мәчет төзелешендә хезмәт куйган, үзләренең киңәшләре белән булышкан кешеләрне атап, аларга олы рәхмәтемне җиткерәсем килә», — ди Рамил. Иң беренче чиратта бу изге эштә үз фатихасын биргән район башлыгы Рәшит Нәҗип улын атый ул. Шулай ук ул ихтирам белән мәчетнең нигез ташын салудан башлап ахырга кадәр булышкан Гыйсмәтуллиннар гаиләсен (Фиргать абый, уллары Алмаз һәм Ленар) җылы итеп искә ала. Нигез салуга Сәлахов Мәхмүт абый, аның улы Айрат, авыл халкының күп көче кергән. Шулай ук мәчет күршесе Фирдүс абый һәм Фирая апага зур рәхмәтләрен белдерде. Рәхимов Азат һәм Әмирханов Азат, Мингәрәев Камил абый үзенең кызлары Гөлназ һәм Энҗе белән мәчет төзелешенә зур хезмәтләрен керткәннәр. Төзүчеләр бригадасы — Сираҗев Рәис, Галимов Азат, Насыйхов Рим, Камалов Рамил, Гыймранов Илдус, Сираҗев Динар бик тырышып эшләгәннәр. Яшь егетләр Яльчибаев Әлфәт һәм Мөхәммәтҗанов Азат заманча таштан сукмак җәергә үз теләкләрен белгертеп, изге гамәл кылганнар. Шулай ук шушы авылдан чыккан кешеләр, монда туып үскәннәр, туганнарга акча белән булышкан өчен, зур рәхмәт. Авыл халкы мәчет төзүдә катнашкан эшчеләрне тәмле ризыклары белән чиратлашып сыйлаганнар. Сыйлаган дигәннән, мәчет ачу тантанасыннан соң бәйрәм ашы мул итеп урамда әзерләнгән иде. Самавырлар кайнап торды, пылаулар һәм башка ризыклар белән килгән кунаклар, авыл халкы сыйланды. Шушы гамәлләр дә авыл халкының нинди гади, киң күңелле икәнен күрсәтте.
Тантанада Коръән укылды, гыйбрәтле сүзләр сөйләнде. Ильяс хәзрәт бертуган Сибгатуллиннарга Диния нәзарәтенең рәхмәт хатларын, мәчеткә бүләкләрен тапшырды. Район хакимияте башлыгы, бүтән авыл имамнары да килгәннән файдаланып, кышка кергәнче зиратларны җыештырып калдырыйк дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Җыелган халык бу тәкъдимне хуплап каршы алды. Җыен ахырында мәчет картларынннан яңа мәчетне Фәтхелислам мәчете диеп атыйк дигән тәкъдим керде. Халык бик хуплап риза булды. Мәчетнең имамы итеп Фәрит хәзрәт билгеләнде.
Шушы куйган хезмәтләребез бары Аллаһ ризалыгы өчен булсын дип тырыштык, диләр Сибгатуллинар. Менә, ниһаять, бердәм хезмәт нәтиҗәсендә, шушы күркәм мәчет ишекләрен ачты. Киләчәктә дә аның ишекләре һәрвакыт ачык булып, Кече Бакырчы авылы халкын дингә, намазга дәшеп, чакырып торсын. Дини бәйрәмнәребезне, намазларны шушында бергәләп үткәрергә насыйп булсын аларга. Кече Бакырчы авылы азан тавышларыннан яңгырап торыр, шуның бәрабәрендә киләчәктә авыл тагын да яшәрер һәм зураер дип ышанып калабыз!
Зөлфәт МИНГАЛИЕВ