28 октябрь көнне җомга намазыннан соң «Җәннәттә үзеңә агач утырт» дип исемләнгән киң масштаблы акция үтте. Әлеге чара барышында Бөгелмәнең «Залакова бакчасы» урынында шәһәргә килүчеләр тарафыннан 20ләп төп утыртылды. Биредә пәйгамбәребез сөннәтен теләп башкаручылар шактый җыелган иде, дип хәбәр итте info-islam хәбәрчесенә Хәбир Ханов.
Бу гамәлнең сөннәт булуына килгәндә, Аллаһ илчесенең әйткән сүзләре бар: «Әгәр дә син агач үсентесе күтәреп алып барганда соңгы сәгатең җитсә — туктап калма, утырт аны.» (Мөснәд).