«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, сәфәр барышында ул балалар бакчасын һәм киң колачлы реконструкция эшләре үткәрелгән Әлмәт үзәк район хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлмәсен ачу тантанасында катнашачак
«Бәләкәч» республика программасын гамәлгә ашыру актив темплар белән дәвам итә. Бүген Әлмәттә «Алсу» балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак, аны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.
Парламент башлыгы республиканың Көньяк-Көнчыгышына эш сәфәре кысаларында шулай ук киң колачлы реконструкция эшләре үткәрелгән Әлмәт үзәк район хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлмәсен ачу тантанасында катнашачак һәм район активы белән очрашачак, дип хәбәр итә республика Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.