Рәсәй мөселманнарының Диния нәзарәте Үзәге Уфаның Хәким мәчетен торгызу эшләрен башлаячак.
Биредә хатын-кызлар өчен мәдрәсә, хәләл кафе һәм китапханә дә булачак, дип хәбәр итә «Рисалят-Послание».
Хәким мәчете — XX гасыр башы архитектура истәлеге. Аны 1930 елда япканнар иде. Башта монда "Башнаркомат" хезмәте курслары урнашкан була. 1934 елда бинаны 8 март исемендәге Уфа фабрикасына клуб вазифасын башкарыр өчен, ә 1948 елда «Башкирэнерго» берләшмәсенә тапшыралар.
Бинаны мөселманнарга 1990 еллар башында кайтардылар, ләкин хаклыкта «Башкирэнерго» берләшмәсе мәчет бинасын 2002 елда гына калдырды, дип хәбәр итә Интерфакс.