Фәрит Мөхәммәтшин ТР Биектау районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын өй туе белән котлады

«Татар-информ»ның матбугат хезмәтеннән алынган мәгъүматларга караганда, бүген Татарстан Биектау районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Бөек

БӘЙЛЕ
2011 Окт 28

«Татар-информ»ның матбугат хезмәтеннән алынган мәгъүматларга караганда, бүген Татарстан Биектау районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары өчен 2 яңа йорт тапшыру тантанасы булды.

Бу чара алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин яңа йортка күченүчеләр белән очрашты, алар үз чиратларында ветераннар өчен төзелгән сыйфатлы торак өчен республика парламенты җитәкчесенә рәхмәт белдерде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе район халкы алдында ясаган чыгышында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары өчен ике күпфатирлы торак төзергә Россия Хөкүмәте, Татарстан җитәкчелеге ярдәм итте диде. «Соң булса да, әлеге категориягә керүчеләрнең күбесен тораклы итә алдык. Төзүчеләр яхшы проект сайлаган һәм үз эшләрен яхшы башкарган», — диде Ф.Мөхәммәтшин һәм «Уникомстрой» ҖЧҖ директорына ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин шулай ук көнне төнгә ялгап эшләгән төзүчеләргә рәхмәт белдерде. «Йортлар яхшы урында төзелгән, яңа фатирларда тыныч һәм бәхетле яшәвегезне телим», — диде ул фатир ачкычы алучыларга. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габдулахатов якын арада Биектау районында сугыш ветераннары өчен тагын йортлар тапшырылачак дип белдерде. Чыгышлардан соң дәрәҗәле кунаклар яңа йортларны ачу символы булган кызыл тасманы кисте.

Ветераннар һәм аларны тол хатыннары өчен төзелгән яңа биш катлы кирпеч йортлар Биектау районы Полковая урамында урнашкан. Һәр йортта 90 шар фатир, Фәрит Мөхәммәтшин шуларның берсендә булды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе тыл хезмәткәре Фәсәхәт Бөйрәмовада кунакта булды, киләсе елда аңа 90 яшь тула. Аның ире Бөек Ватан сугышы ветераны 1982 елда вафат булган. Аның 7 баласы, 20 оныгы һәм 22 оныкчыгы бар. Ул бер бүлмәле фатир алганчы уңайлы шартлары булмаган үз йортында яшәгән.

Фәсәхәт Бөйрәмова Фәрит Мөхәммәтшинга һәм башка дәрәҗәле кунакларга яңа фатир өчен рәхмәт белдерде һәм үзе бәйләгән йон оекбашлар бүләк итте. Республика парламенты спикеры Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынына көнкүреш техникасы тапшырды.

Яңа йортларда Бөек Ватан сугышында катнашкан 30 ветеран, 150 тол хатын һәм бюджет өлкәсендә эшләүче 3 хезмәткәр яңа фатир алды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе