«Бәләкәч» республика программасы буенча балалар бакчалары төзелешендә катнашкан иң-иңнәрне ачыклау буенча комиссия 1 ноябрьдә эшкә керешәчәк. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләгәндә төзелештә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү, башкарылган эшләрнең сыйфаты, дизайнерлык чишелешләрен куллану, эшләрне башкарып чыгу вакыты төп критерийлар булачак. Программа нигезендә гамәлдәге балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү нәтиҗәләре буенча аерым конкурс уздырылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә хәбәр ителде. Республикада быелгы капиталь ремонт программасының үтәлеше, «Бәләкәч» программасын гамәлгә ашыру һәм терлекчелек тармагындагы 9 айлык нәтиҗәләргә багышланган киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, быел «Бәләкәч» программасына кертелгән 145 балалар бакчасының 133 ендә төзелеш һәм капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып, алар кулланылышка тапшырылган. Ягъни бу планлаштырылган 11 меңнән артык бала урынының 7631 е әзер дигән сүз. Аерым алганда, яңа төзелергә тиешле 29 бакчаның барысында да эшләр инде тәмамланган, әлегә аларның 5 се кулланылышка тапшырылган. Калганнарында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерүе бара.
«Муниципаль районнарның, заказчының, подряд һәм проект оешмаларының уртак нәтиҗәле эшчәнлеге әлеге объектларны заманча төзелеш материаллары кулланып, яхшы сыйфат белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде», — ди Фәрит Хәнифов.
Урыннар санын арттыру максатынннвн, капиталь ремонт уздырыла торган гамәлдәге бакчаларга килгәндә, соңгы ике атна эчендә тагын Казанда һәм Әтнәдә берәр балалар бакчасында эшләр тәмамланган.
Шәхси-дәүләт партнерлыгында быел республикада вариатив формада 1470 урынга балалар бакчалары булдыру планлаштырылган булса, бүгенге көндә инде 1791 урын булдырылган. Казанда ТР Дәүләт торак фонды белән берлектә социаль ипотека буенча төзелүче йортларның беренче катларында балалар бакчалары ачу буенча эш дәвам итә.
Президент Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп узганча, «Бәләкәч» программасын гамәлгә ашыруда яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләрне билгеләп үтү зарур. Аның сүзләренә караганда, быелгы программаның үтәлешенә йомгак киләсе ел башларында ясалачак. «Программа логик ахырына җиткерелергә тиеш. Нәтиҗәләр буенча иң яхшыларны билгеләп үтәргә кирәк», -дип Президент номинацияләрне анык билгеләргә кушты. Шулай ук балалар бакчаларына электрон чиратлар буенча алга куйган йөкләмәләрне үтәргә тиешбез, дип искәртте ул, дип хәбәр итә "Татар-информ".