Кичә Татарстанның дәүләт советы утырышында хәл итәсе 36 сорау каралды.
Иң мөһим темаларның берсе булып «Татарстан республикасының Җир кодексына үзгәрешләр кертү» законы саналды. Яңа канун өченче балалары туган гаиләләргә бүләк рәвешендә җир бирүгә каралган.
Җөмһүриятебез Иваново өлкәсе мисалында эшләргә тели. Анда исә өченче балалары туганнарга йорт салыр өчен бушка җир бүлеп бирәләр, дип хәбәр итә ProKazan.ru