"Татар-информ"ның матбугат хезмәтеннән алынган чыганакларга караганда, 29-30 октябрьдә Казанда уктан ату буенча Татарстан беренчелеге уза.
Казанның «Тасма» стадионы җиңел атлетика манежында уктан ату буенча ярышлар узачак.
Татарстан Республикасыннан 50 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм Татарстан җыелма командасына кандидатлар билгеле булачак.
Нормативларын үтәгән спортчыларга разряд бирелә, дип белдерделәр ТР Укчылар федерациясендә.