«Эфир» телеканалының «Актуальная тема» программасы кунагы бүген Казан мэры Илсур Метшин булачак.
Ярты сәгать дәвамында шәһәр башлыгы шылтыратучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Тапшыру 19:30 да башлана.
Әңгәмәдә шәһәрдә урам-юллар челтәре үсеше, кышкы чорга керер алдыннан юллардагы «бөке»ләр мәсьәләсе хәл ителү турында сүз барачак, дип хәбәр итә kzn.ru.