Р.Бохараев: “Исламда хәрәм шәхси омтылышларны тыю түгел, ә җәмгыятьне саклап калуга йөз тоткан гомуми

Бүген «Татар-информ» агентлыгында язучы, галим һәм публицист Р.Бохараев белән «Төньяк Ислам турында әңгәмәләр» тематик циклыннан чираттагы очрашу узды. Бүген «Татар-информ»

БӘЙЛЕ
2011 Окт 26

Бүген «Татар-информ» агентлыгында язучы, галим һәм публицист Р.Бохараев белән «Төньяк Ислам турында әңгәмәләр» тематик циклыннан чираттагы очрашу узды.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында язучы, галим һәм публицист Равил Бохараев белән «Төньяк Ислам турында әңгәмәләр» тематик циклыннан видеоконференция режимында чираттагы очрашу узды. Бу юлы анда Исламда хәләл һәм хәрәм темасы үзәккә чыгарылды.

Равил Бохараев ассызыклап узганча, нигез булып торучы бу ике төшенчә арасында анык кына аңлашылып бетмәгән шактый киң «соры кыр» бар. «Пәйгамбәребез Мөхәммәт Галәйһиссәләм ачык рөхсәт ителгән һәм ачык тыелган әйберләрнең Коръәндә күрсәтелүен белдергән. Алар арасында кайсы якка кертергә дә кыен булган күп кенә әйберләр булуын, аларда һәрвакыт гөнаһ кылу куркынычы булуын кисәтеп калдырган», — ди ул. Аның искәртүенчә, мөселманнарның тулы бер буыны бу кырның нинди булуы белән кызыксынмаган, шуңа күрә алар өчен хата җибәрү, гөнаһ кылу күп очракта табигый гамәл дип кабул ителгән.

Галим искәртүенчә, Исламдагы һәр төрле тыю нәрсәдәндер саклый торган тыюдан гыйбарәт, ә кешене тар кысаларга кертү өчен каралмаган. «Исламда хәрәм шәхси омтылышларны тыю түгел, ә җәмгыятьне, аның бер өлеше булган гаиләләрне, буыннарны саклап калуга йөз тоткан гомуми тыю. Үзеңә һәм буыннарыңа, үзең яшәгән җәмгыятькә зур зыян сала торган хәрәм әйберләрнең Исламны «эксплуатацияләү» һәм «хосусыйлаштыру» өчен махсус уйланылган тыюдан аерамасы булуын аңлый белергә кирәк», -дип искәртә ул.

Равил Бохараев аңлатуынча, тыюларны бозу вакытлар узу белән зур югалтуларга китерә, киләчәк буыннарга да үз эзен сала. Шул ук комарлы уенннар идеясе, мәсәлән, планета масштабындагы югалтуларга китерә. Галим мисал итеп дөньяданың финанс биржасын китерде. «Ул бернинди киртәләрсез кредит һ.б. бурычлар белән спекуляциягә һәм комарлы уеннарга корылган иде. Соңгы 10 елда барган хәлләр бөтен дөньяның финанс системасының һәлакәткә баруына китерде. Хәзер, шул рәвешле комарлы уеннарга булган тыюны бозу нәтиҗәләрен татыйбыз», — ди ул.

Ислам юриспруденциясе академиясе үзенең сессиясендә мөселманнарга кредит картасыннан, ягъни банк акчаларыннан, файдалануны тыюга кагылышлы карар кабул иткән иде. Равил Бохараев фикеренчә, бу кабул ителеп тә, үтәргә мөмкин булмаган кануннны хәтерләтә. Аның фикеренчә, карар тормышка ашсын өчен, аның кешеләр тарафыннан табигый кабул ителүе кирәк. Тыю буларак кертү генә, аны үтиләр дигән сүз түгел. Аның белдерүенчә, бүген эре мөселман илләрендә исәп-хисаплар кбанк карточкалары нигезендә алып барыла. Бу базар, конкурентлы булу таләбе. Моны берничек тә күз уңыннан алып булмый.

Равил Бохараев сүзләренә караганда, борынгы гарәпләрнең пальма шәрабы эчү белән мавыгуы билгеле. Хәрәм турында Коръән аяте иңгәннән соң, алар шәраб тутырылган касәләрне эчмәгән килеш кире түккән. «Исламның могҗизасы шунда: ул иң әдәпсез булган халыкны кыска вакыт эчендә Җирдәге иң яхшы халыкка әйләндергән, кешеләр аңын үзгәртеп корган», — ди ул.

Әңгәмәнең видеоязмасы белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында видеоархив бүлекчәсенә кереп танышырга була.

«Татар-информ»нан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе