2011 елның 1 октябрендә Кукмара мәдрәсәсе быелгы яңа уку елын биш йөзләп шәкерт белән каршы алган. Бүгенге көндә мәдрәсәдә өч ел укыганнан соң, имтихан тапшырып, дипломлы була аласың. Шулай ук Олыяз, Уразай, Туембаш авылларында да дини дәресләр башланган.
Кукмарада дин әһелләре дә еш кунак була. 6 октябрь көнне Казан шәһәре казые Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдин килгән. Ул биредә мөселманнар җыенында катнашкан. Мондый җыен Кукмарада һәр ай саен уза. Катнашучыларның күпчелеге — мәдрәсә шәкертләре. Җәмигъ мәчеттә узган октябрь җыенында ике йөз иллеләп кеше катнашкан, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.