"Татар-информ"ның матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрләргә караганда, Ютазыда мәдрәсә ачылачак.
Аның төзелешенә 2,5 миллион сум акча тотылган
Аны агымдагы елның июль ае башында төзи башлаганнар, дип хәбәр итә ТР муниципаль районнары порталы.
Иганәчеләр буларак Ютазыда туып үскән Рөстәм Асылгәрәев һәм Илдар Җиһангировлар катнашкан. Мәдрәсә төзелешенә барлыгы 2,5 миллион сум акча тотылган.
Мәдрәсәдә барлыгы 2 сыйныф булачак. Аларда җирле халыкка дини дәресләр бирү карала. Шулай ук ашханә, укытучылар һәм имамнар өчен фатирлар каралган. Мәдрәсәдә дәресләрне җирле имам Хәмзә хәзрәт алып барачак.