2011 елның 22-23 октябрендә Ленин бакчасы паркында «Мин дөньяны ишетергә телим» фотоакциясе үтте. Акциянең оештыручылары Татарстан Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү һәм хәйриячелек бүлеге һәм NEY фотостудиясе. Фотога төшерүдә җыелган бар керемнәр ишетү буенча кимчелеге булган Әхмәтҗәнова Мәдинә Ленар кызы хисабына күчерелде. Бүгенге көнгә операция ясаганда кирәк буласы хакның яртысы җыелган. Опрециянең бәясе 100 мең сумны тәшкил итәчәк.
Бәләкәй кызның язмышына битараф калмаучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез!