Бар мөселманнар өчен изге бәйрәм булган Корбан гаете көннәре якынлаша. Билгеле булганча, быел Корбан гаете 6 ноябрьгә туры килә. Мөселманнарның күпчелеге изге йоланы үтәр өчен туган авылларына кайта. Изге ниятләре булучыларга исә шәһәребездә дә корбанлыкларын әзерләр өчен уңайлы шартлар булдырылган. Шундый урыннарның берсе шәһәребезнең Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчете. Бирегә сарыклар Дагыстаннан кайтарыла. Корбанлыкларны мөрәҗәгать итүчеләргә мәчеттә үк суеп, тунап, әзерләп бирәләр.Теләкләре булучылар йә турыдан туры «Сөләйман» мәчетенә яисә Илдар хәзрәткә шылтырата ала. Белешмә өчен телефон: 258-04-47.