Ит эшкәртүдә иң эре комбинатларның берсе булган «Кунгур ит комбинатында» хәләл азык-төлек җитештерү башланачак. Моның хакында Татарстан Диния нәзарәте «Хәләл» стандарт Комитеты белән ит комбинаты җитәкчеләре килеште.
Пермь ит комбинатында Комитет экспертлары булган һәм «Хәләл» стандарт азык -төлекләрен җитештерү һәм чыгаруны җайга салган. Ит комбинаты вәкилләре билгеләп үткәнчә, хәләл азык-төлек киң ассортиментта тәкъдим ителәчәк һәм актив рәвештә Татарстан базарларында сатылачак.