Бүген, ягъни 21 октябрь җомга көнне «Сөйләйман» мәчететендә Тимергали хәзрәт Юлдашев тарафыннан наркотикның афәте һәм аның кеше сәламәтлеге, тормышы өчен зур зыян булуы хакында вәгазь сөйләнде. Хәзрәт җәмгыятебезне чолгап алган әлеге бәладән чыгу өчен балаларга кечкенәдән, мәктәп яшеннән үк динне төшендереп үстерү кирәклеген ассызыклады. «Бары дин, югары әхлак белән генә киләчәгебезне матур һәм ышанычлы кора алабыз. Аллаһ Тәгалә исә безгә дөрес яшәү кануннарын аңлаткан. Безгә алардан читкә тайпылмау мөһим», — дип нәтиҗә ясады ул.