Программаны гамәлгә ашыруның беренче этабында медицина һәм социаль учреждениеләрдә инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудыру зарур
Инвалидлар үтеп йөри алырлык мохит» («Доступная среда») программасында каралган чараларны гамәлгә ашырганда, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары аларның иҗтимагый оешмалары фикерләрен исәпкә алырга тиеш. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков шулай дип белдерде. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әлеге программаны гамәлгә ашыру хакында сүз барды.
«Инвалидлар үтеп йөри алырлык мохит» программасы физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга яшәү һәм җәмәгать урыннарында хәрәкәтләнү өчен уңайлы шартлар булдыруны күздә тота. Белгәнебезчә, республика әлеге федераль программаны гамәлгә ашыруда катнашучы тәҗрибә төбәкләренең берсе. Быел бу максатларга федераль һәм республика казналарыннан 696 млн сум бүленеп биреләчәк. «Эш суммада түгел, ә күпсанлы гражданнарыбыз өчен уңайлы шартлар тудыруда», — дип ассызыклады Илдар Халиков.
Бүгенге көндә Татарстанда 320 меңнән артык инвалид исәпләнә. Шуларның 5,8 меңенең хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән, 9,5 мең кешенең — күрү, 4 меңгә якыны ишетү буенча проблемалары бар.
Илдар Халиков хәбәр итүенчә, программаны гамәлгә ашыруның беренче этабында медицина һәм социаль учреждениеләрдә инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыру зарур. Берүк вакытта спорт һәм мәдәният объектларына да зур игътибар кирәк, алар арасыннан беренче итеп инвалидлар еш була торганнарын сайларга кирәк, дигән фикердә ул.
Илдар Халиков фикеренчә, бүген гамәлгә ашырылучы төзелеш проектларында да программа таләпләрен исәпкә алу зарур. Аның белдерүенчә, физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен модернизацияләнүче «Казан» халыкара аэропортында да шартлар тудырылырга тиеш.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов киңәшмәдә катнашучылар игътибарын биналарны бусагасыз киң ишекләр, тотынып менү өчен җайланган пандуслар, бәдрәфләр, махсус лифтлар белән тәэмин итүгә юнәлтте.
Илдар Халиков министрлык-ведомстволар җитәкчеләренә һәм муниципалитетлар башлыкларына тәкъдим ителгән материалларны үз тармакларында һәм районнарында программаны гамәлгә ашырганда файдалануны йөкләде. «Бернәрсәне дә уйлап чыгарырга кирәкми — стандартлар, тупланган тәҗрибә бар», — дип искәртте ул. ТР Президенты вазифаларын башкаручы шулай ук ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына коммерция объектларында программа таләпләре үтәлешенә контроль механизмнарын эшләү буенча күрсәтмә бирде, дип хәбәр итә «Татар-информ».