Казанның Киров дамбасы янында, Казансу елгасы Иделгә кушылган урында нефть табы барлыкка килде. Әлеге вакыйганы хәзер прокуратура тикшерә.
Пычрану мәйданы 500 квадрат метрны тәшкил итә. Белгечләр елга суын сынау өчен алып карадылар. Анализ нәтиҗәсе әлегә билгеле түгел.
Беренче мәгълүматларга караганда, нефтьне суга елгадан узган көймә ташлаган. Чөнки күпердә һәм ярда аның эзе табылмаган.
Белгечләр әйтүенчә, елгадагы балыклар аккан нефтьтән зыян күрмәде. Җил агулы тапны Идел ягына түгел, ярга таба илтте.
"Азатлык.орг"тан алынды.